16+

Татарстан чаңгычысы Нечаевская Олимпиада “бронзасын” яулады

Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы составында Пхенчханда Олимпиада уеннарында чаңгы буенча бронза медаль яулады. Эстафетада россиялеләр җиңүчедән 43,3 секундка артта калды.

Нечаевскаядан тыш, Россия җыелма командасы өчен чаңгы буенча эстафетада Наталья Непряева, Юлия Белорукова һәм Анастасия Седова катнашты.

Ярышта Норвегия җыелмасы җиңү яулады (51,24,3), көмеш медаль Швеция командасында (+2,0).

Пхенчханда Олимпиада уеннарында Нечаевская Татарстан өчен икенче медаль яулды.

"Татар-информ" фигуралы шуучы Евгения Тарасова командалар ярышында көмеш медаль яулады, аны Рөстәм Миңнеханов котлады, дип хәбәр иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading