16+

Татарстан депутаты тоткыннарны өлешчә мобилизацияләү турындагы фикерне хуплаган

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинада махсус операциядә катнашуга тоткыннарны җәлеп итәргә тәкъдим иткән Башкортстан түрәләренең инициативасын хуплады. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинада махсус операциядә катнашуга тоткыннарны җәлеп итәргә тәкъдим иткән Башкортстан түрәләренең инициативасын хуплады. 

Хөкем ителүчеләр Украина территориясендә махсус операциядә катнашырга теләк белдерсә, җәза үтәүне кичектерергә кирәк, ди күрше республика депутатлары.

Шәрәфиев коллегалары идеясен хуплаган. Ул тоткыннарга карата инициатива хәрби бүлекчәләрне тулыландырырга ярдәм итәчәк дип саный. Шул ук вакытта сәясәтче махсус операция зонасына кеше үтерүдә һәм наркоҗинаятьләрдә гаепләнгән кешеләрне җибәрергә ярамый, дип билгеләп үтте.

«Мондый кешеләргә тыюлар кертелергә тиеш. Башкортларның инициативасын хуплыйм. Шул ук вакытта аңларга кирәк, бу инициатива вакытлыча характерда булырга тиеш», — дип уртаклашты түрә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading