16+

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сайланды

Әлеге минутларда Татарстан Дәүләт Советы депутатларының беренче утырышы бара. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Әлеге минутларда Татарстан Дәүләт Советы депутатларының беренче утырышы бара. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Утырышка рәислек итүче Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев әйтүенчә, депутатлар составы 50 процентка яңарган.

Ул яңа депутатларга уңышлар теләде.

Депутатлар яшерен тавыш белән Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайлады. Аңа Рәислеккә кандидатура икәү иде. Алар Фәрит Мөхәммәтшин һәм КПРФ партиясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп бертавыштан Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов, Татьяна Ларионова  сайланды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading