16+

Татарстан егете әсирлектән алмаштырылып алынган

Әлеге мәсьәлә берничә канал буенча хәл ителгән. 

Әлеге мәсьәлә берничә канал буенча хәл ителгән. 

Украинада баручы махсус хәрби операция вакытында әсирлеккә эләккән Минзәлә кешесе, хәрби медик азат ителгән. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

"Кичә төнлә яхшы хәбәр килде!"- дип язган Айрат Зәки улы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Татарстанлы Кызыл Лиман янында баручы бәрелешләр вакытында әсирлеккә эләккән.

"Без бу мәсьәләне берничә канал буенча эшләдек. Россия Оборона министры С.Шойгуга, коллегам Россия Дәүләт Думасының Оборона Комитеты рәисе Андрей Картаполовка, Татарстанның мөселман җәмгыятенә зур рәхмәт", - дип язган Айрат Фәррахов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading