16+

Татарстан егетләрен РФ Президенты полкында хезмәт итәргә озаттылар

Татарстанның 20ләп егете Краснодар краеның “ЭРА” технополисында һәм Мәскәү Кремле Коменданты хезмәтенең Президент полкында хезмәт итәчәк.

Булачак солдатларны ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин үзе озатты.

“Егетләребезнең Мәскәү Кремле Коменданты хезмәтенең Президент полкында  хезмәт итүе белән горурланабыз. Бу һәркемгә дә бирелми. Фәнни роталар да инде берничә ел Кораллы көчләрдә хезмәт итә. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да солдатлар килә”, - ди Погодин.

Солдатларны Казанга махсус килгән офицерлар сайлаган. Егетләрнең тышкы кыяфәте, физик яктан әзер булуы исәпкә алынган. Моннан тыш, булачак солдатларның буе да 180 сантиметрдан ким булмаска тиеш булган. Шулай ук аларның тәнендә татуировка, йөзендә шрам, сөйләмендә кимчелекләр булмавы мөһим.

Чыганак: www.tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading