16+

Татарстан елгасында 14 яшьлек бала үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Татарстанда Мәләкәс елгасында 14 яшьлек малай һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда Мәләкәс елгасында 14 яшьлек малай һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган.

Яр Чаллыда Мәләкәс елгасында яшүсмер батып үлгәннән соң "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосы контрольгә алган, дип хәбәр итте ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу урында су коену тыелган, яшүсмер елга янына үзенең сыйныфташы белән бергә килгән. Ниндидер мизгелдә алар коенырга булганнар. Шаһитлар яшүсмер аркада гына йөзә белгән, дип сөйләгән. Ниндидер мизгелдә ул әйләнергә тырышып караган һәм бата башлаган. Сыйныфташ кызы аны коткарырга тырыша, ләкин тиздән ул үзе суга бата башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading