16+

Татарстан эшмәкәрләрен ташламый

Коронавирус нәтиҗәсендә зыян күреп, федераль ярдәм программасына кермәгән оешмалар өчен Татарстан Хөкүмәте финанс ярдәме күрсәтергә ниятли. Аның күләме 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

Татарстан эшмәкәрләрен ташламый

Коронавирус нәтиҗәсендә зыян күреп, федераль ярдәм программасына кермәгән оешмалар өчен Татарстан Хөкүмәте финанс ярдәме күрсәтергә ниятли. Аның күләме 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.




Бүген ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика Премьер-Министры Алексей Песошин шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ярдәмнең күпчелек өлеше ташламалы микрозаймнар бирү белән бәйле. Ул бурычлар ике елга кадәр бирелә һәм беренче ярты еллыкта процент ставкасы бары 1 процент тәшкил итәчәк.

- Икътисади шартларга бәйле рәвештә, түбән процент ставкасын алга таба да куллану күздә тотыла. Бу акчаларга предприятиеләр чимал, җиһазлар сатып ала, хезмәтләр өчен яисә хезмәт хакы түли алачак, - дип белдерде Алексей Валерьевич.

Татарстан эшмәкәрләре шулай ук ТРның Гарантия фонды поручительлеге тарафыннан процент ставкаларын субсидияләү программасында катнаша ала. Әлеге сумманы алар әйләнештәге акчаларын арттыру өчен файдалана алачак.

Бу ярдәмне алырга теләүчеләр, федераль программалардагы кебек үк, 1 апрельгә хезмәткәрләренең 90 процентын саклап калырга тиеш. Шулай ук узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, керемнең 30 процентка кимүе шарт.

Азык-төлек һәм эчемлекләр тәкъдим итә торган предприятиеләргә ярдәм итү өчен дә яңа программа эшләнелгән. Ул продукцияне ташуга бәйле чыгымнарны субсидияләүгә бәйле.

 -Әлеге республика программасында катнашу өчен заявкалар кабул итү хакында якын арада игълан ителәчәк, - дип белдерде Алексей Песошин.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading