16+

Татарстан федераль бюджеттан 71,9 млрд сум акча алачак

Казанның эшмәкәрләр йортында Татарстан икътисадына федераль ресурсларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, шулай ук төбәкләрдәге башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 71,9 млрд сум акча алачак. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк. Әлеге сумманың 36 млрд сумы республикага күчерелгән инде. Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева хәбәр итүенчә, федераль бюджеттан алына торган акчаларның күбрәк булуы Футбол буенча дөнья чемпионаты һәм булачак WorldSkills чемпионаты узу белән бәйле.

Федераль бюджет ­ акчаларының күпчелеге сәнәгать үстерүгә (28,8 млрд сум), авыл хуҗалыгына (6,5 млрд), гражданнарны социаль яклау (5,5 млрд) тармак­ларына, шулай ук мәгарифне үстерүгә, транспорт, сәламәтлек саклау һәм торак белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading