16+

Татарстан - илнең иң креатив төбәге

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты социологлары илнең иң югары инновацион потенциалы булган төбәкләрне ачыклаган.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты социологлары илнең иң югары инновацион потенциалы булган төбәкләрне ачыклаган.

Тикшеренү узган ел дәвамында ике этапта барган. Анда халкы 600 меңнән арткан төбәкләр кергән. Сораштыруда катнашучыларның гомуми саны 20 меңгә җитә. Алынган мәгълүматларны эшкәртү өчен төбәкләргә аерым тикшеренү юнәлеше буенча куелган индекслар системасы файдаланылган. Һәр индекс төбәкнең күрсәткечләр шкаласындагы урынын билгели.

Төбәк халкының инновацион активлыгы буенча рейтингның беренче баскычына Татарстан (100 индекс белән) урнашкан. Икенче урында Санкт-Петербург (78,1 индекс белән), өченчедә - Түбән Новгород өлкәсе (74,4 индексы белән). Мәскәү - дүртенче (71,3), Новосибирск өлкәсе - бишенче (60,7), дип яза "Российская газета".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading