16+

Татарстан каналы "Орфей"га ия булды

«ТЭФИ-Регион» Бөтенроссия телевизион бәйгесендә быел бакыр «Орфей»га «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе лаек дип табылды.

«ТЭФИ-Регион» Бөтенроссия телевизион бәйгесендә быел бакыр «Орфей»га «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе лаек дип табылды.

«Вести-Татарстан» тап­шыруы «Миллион халыклы шәһәр өчен көндәлек мәгълүмати программа» номинациясендә җиңеп чыккан.
«ТЭФИ-Регион» быел 15нче тапкыр үткәрелгән. Бәйгегә барлыгы 167 телерадиокомпаниядән 545 эш катнашкан. Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Уфада узган.
- Бу - барыбызның да уртак җиңүе. «Вести» тапшыруын күмәк көч белән әзерлибез. Тапшыруның башка бәйгеләрдә дә җиңгәне бар иде, әмма монысы иң зурысы, кадерлесе, - ди «Вести» тапшыруын әзерләүче журналистлар.

«Шәһри Казан» редакциясе коллективы да коллегаларын зур җиңүләре белән котлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading