16+

Татарстан кандидатлары сайлауларга профессиональ команда булып бара

"Бердәм Россия" партиясенең вәкаләтле вәкиле Марат Әхмәтов Россия Үзәк сайлау комиссиясенә VII чакырылыш Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеген тапшыру процедурасында катнашты.

"Бердәм Россия" партиясенең вәкаләтле вәкиле Марат Әхмәтов Россия Үзәк сайлау комиссиясенә VII чакырылыш Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеген тапшыру процедурасында катнашты.

Алдагы җиде көндә Үзәк сайлау комиссиясе исемлекләрне тикшерәчәк. Ун көн дәвамында теркәү процедурасы тәмамланырга тиеш.

Төбәк исемлегенең башында - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ә икенче урынны Марат Әхмәтов били. Документта - алдан тавыш бирү барышында иң күп тавыш җыйган 14 кандидат. Татарстанлылар - Россиядәге иң зур территориаль төркемнәрнең берсе. Тагын 6 кандидат бер мандатлы сайлау округлары буенча көрәшкә кушыла.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан кандидатлары сайлауларга профессиональ команда булып бара.

- Без законнар чыгару һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә актив шөгыльләнергә җыенабыз. Татарстанның икътисад һәм сәясәтнең гомумроссия фонындагы позицияләрен ныгытырга тиешбез, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 27 июньдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең чираттагы съезды үткәрелде. Биредә Татарстанның бер мандатлы алты округы һәм партиянең республика төркеме буенча федераль исемлегенә кергән Дәүләт Думасына кандидатлар тәгаенләнде.

Бүгенге көндә Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан 13 "бердәмроссияле" депутат эшли. Партиянең төбәк бүлеге әлеге санны арттырырга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading