16+

Татарстан хастаханәләрендә хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра

Милли проектлар ярдәмендә республикада Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзелә башлады, шулай ук 7 ФАП ачылды.

Милли проектлар ярдәмендә республикада Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзелә башлады, шулай ук 7 ФАП ачылды.

Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә балалар хастаханәләренә игътибар артты: республикада 31 хастаханәдә балаларны кабул итү, медицина хезмәте күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә, чөнки республика территориясендә милли проектларны үтәүне әлеге дәүләт органы күзәтә. 2020 елда Татарстан 11 милли проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектны гамәлгә ашыруда катнашты.
Узган ел Татарстанда 7 яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм Казанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелешенә старт бирелде.
Республикада шәһәрләрне һәм районнарны төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Шәһәр мохитенең 51 объектын ремонтлау, 268 километрдан артык юл норматив формага китерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading