Владивосток шәһәрендә узган «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016» юл хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия бәйгесендә Россия төбәкләреннән җыелган 300дән артык мәктәп укучысы катнашкан.
Алар дүрт көн дәвамында юл йөрү кагыйдәсе һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча теоретик һәм практик биремнәр өстендә эшләгән, велосипедта йөрү осталыгында көч сынашкан. Нәтиҗәдә Халисә Абашева, Шамил Миңнеханов, Екатерина Сергеева, Егор Сафиннан торган Татарстан командасы җиңүче дип табылган. Яшь инспекторлар шәхси зачетта да лидер булып танылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, алар тугыз призлы урын яулады. Бу - бөтен төбәкләр арасында иң яхшы күрсәткеч. Тиздән Татарстан командасы ил данын Чехиядә үтәчәк юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча Европа конкурсында якларга җыена.
Безнекеләр «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016» юл хәрәкәте яшь инспекторларның Бөтенроссия бәйгесенең фаворитлары булып тора, халыкара ярышларда да актив катнашалар. Узган елны республика командасы Европа конкурсында беренче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар