16+

“Татарстан командасы”ннан яңа бәйге

"Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы атна саен яңа бәйгеләре белән шаккаттыра. Бу юлы алар балалар арасында тәбрикләмәләр бәйгесе оештыра.

“Татарстан командасы”ннан яңа бәйге

"Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы атна саен яңа бәйгеләре белән шаккаттыра. Бу юлы алар балалар арасында тәбрикләмәләр бәйгесе оештыра.

Инде "Санта" сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар беренче рәсемнәрен ясап та өлгергән. Биредә "Татарстан командасы" һәм "Иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы балаларга республиканың бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле төрле сораулар биреп квест та уздыра әле. Балалар исә, Татарстанда күңеленә иң охшаган объектларны рәсемгә төшерә.

- Балаларга бу уен бик ошады, безгә дә алар бик күп кызыклы рәсемнәр ясады. Тукай әкиятләреннән алып, Республикада агучы елгалар санына кадәр сорадык үзләреннән. Иң активларына бүләкләр дә тапшырдык. Конкурска рәсемнәрне август ахырына кадәр көтеп калабыз, - диде акцияне оештыручы Максим Никитин.

Ун яшьлек Алинә бик тырышып Татарстан флагын ясаган.

Мин Республика көненә багышланган бәйрәмгә тәбрикләмә ясадым. Бөтен кешегә бәхет-шатлык, мәхәббәт, аяз күк йөзе телим. Татарстанны бик яратканга, нинди дә булса бер объектка тукталмадым, флаг ясадым. Ак - чисталык, яшел - табигать, ә кызыл - дусларымның миңа мәхәббәте, - диде кызчык.

Мондый чаралар төрле балалар лагерында оештырылачак. Тәбрикләмәләрне ясаганнан соң аны фотога төшереп "Татарстан командасы" сайтына урнаштырырга кирәк. Казан шәһәре, Горький урамы, 12нче йорт адресы буенча үзегез дә китерә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading