16+

Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры вазифасын кем башкарачак?

Әлеге вазифа элеккеге директор Равил Хәйруллин вафатыннан соң вакантлы иде.

Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры вазифасын кем башкарачак?

Әлеге вазифа элеккеге директор Равил Хәйруллин вафатыннан соң вакантлы иде.

ТР көрәш федерациясе башкарма директоры булып көрәш дөньясында танылган батыр, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы буенча танылган галим Марсель Шәрипҗан улы Таһиров билгеләнгән. Әлеге хәбәрне безгә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов раслады. "ШК" хәбәрчесе белән сөйләшүдә ул Марсель Таһиров кандидатурасы бүген федерация рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тарафыннан тәгаенләнүен хәбәр итте.

Марсель Таһиров - танылган батыр. Тумышы белән Әтнә районы Әйшияз авылыннан. Мәктәптә укыган чакта ук көрәш белән шөгыльләнеп, соңрак Казан авыл хуҗалыгы институтында Гадел Хәбибуллин, аннан Гайнетдин Мөхәммәдиев җитәкчелегендә спортның әлеге төре серләренә төшенә. Татарстанның - 9, Россиянең ике тапкыр чемпионы. Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирларның дүрт тапкыр җиңүчесе. 14 тапкыр Әтнә Сабан туе батыры. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы.

Әлбәттә, Марсель Таһиров - танылган авыл хуҗалыгы белгече дә, озак еллар дәвамында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры буларак, республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы зур уңышларына сәбәпче булган галимнәрнең берсе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. ТР ФА мөхбир-әгъзасы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading