16+

Татарстан кызы Универсиадада дүртенче медален яулады

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә узучы 28 нче кышкы Универсиадада Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская 15 чакрым арага классик ысул белән гомум-старт ярышларында икенче урын яулады, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә узучы 28 нче кышкы Универсиадада Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская 15 чакрым арага классик ысул белән гомум-старт ярышларында икенче урын яулады, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бу - Уеннарда чаңгыда узышу буенча соңгы ярыш иде.

Студентлар арасында иң көчле хатын-кыз чаңгычылар Россия һәм Казахстанда яши! Алма-Атадагы Универсиада шуны исбатлады. Шунысы игътибарга лаек: мактау баскычына бер үк диярлек спортчылар күтәрелә. 15 чакрымга булган соңгы ярышларның җиңүчеләрен барласак, алар шул ук тәртиптә тәүге узышта да мактау баскычына күтәрелгән иде. Хәтерләсәгез, 5 чакрым арага классик ысул белән узышуда беренче һәм икенче урында Россия чаңгычылары Лилия Васильева белән Анна Нечаевская, өченче урында Казахстан кызы - Анна Шевченко булган иде. Соңгы ярышта да аларның тәртибе буталмады.



Казахстан. Алма-Ата. Чаңгы ярышы. Хатын-кызлар. 15 чакрым, классик ысул. Масс-старт.

1. Лилия Васильева (Россия) - 44:09.7.

2. Анна Нечаевская (Россия) - 44:11.7.

3. Анна Шевченко (Казахстан) - 44:17.5.

Әлеге узышларда 14 илдән 40 чаңгычы катнашты. Алтын медаль язмышын финиш сызыгы алдында гына хәл ителде.

- Лилия мине озын тауда узды. Аның чаңгылары яхшырак шуды. Берничек тә якынлаша алмадым. Ул бүген көчлерәк иде, - диде Анна Нечаевска ярыштан соң.

Исегезгә төшерәбез, Анна Нечаевская Универсиадада барлыгы 4 медаль - 2 алтын һәм 2 көмеш яулады.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading