16+

Татарстан лидеры Перуда

Татарстан лидеры эш сәфәре белән Перуга киткән иде. Ул Перуның башкаласы - Лима шәһәрендәге автобуслар җыю берләшмәсендә булды. Хәзерге вакытта "КАМАЗ" җәмгыяте партнеры - Перудагы «KAMAZ LATINOAMERICA» - Modasa предприятиесе (Перу) мәйданнарында КАМАЗ-4308 шасси нигезендә автобуслар җыю эшен алып бара. 2014 елда Modasa заводында автобуслар җыю өчен, 20 автобус шассие...

Татарстан лидеры эш сәфәре белән Перуга киткән иде. Ул Перуның башкаласы - Лима шәһәрендәге автобуслар җыю берләшмәсендә булды. Хәзерге вакытта "КАМАЗ" җәмгыяте партнеры - Перудагы «KAMAZ LATINOAMERICA» - Modasa предприятиесе (Перу) мәйданнарында КАМАЗ-4308 шасси нигезендә автобуслар җыю эшен алып бара. 2014 елда Modasa заводында автобуслар җыю өчен, 20 автобус шассие...

Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ шассие нигезендәге техника производствосы белән танышты. Аның фикеренчә, әлеге уртак продукт конкурентлыкка сәләтле булачак. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Modasa берләшмәсендә кулланылучы технологияләрне югары бәяләде.

- Алга таба да үзара килешеп эшләрбез дип ышанабыз. Бәлки безнең башка уртак проектлар да булыр, сезнең бүгенге көндә заманча производствогыз бар, яңа технологияләр кулланасыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Алга таба Россия авыр йөк машиналарын җитештерүче "КАМАЗ" җәмгыяте белән хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бизнесны киңәйтү һәм үстерүгә, бизнесны диверсификацияләргә мөмкинлекләр бар. Татарстан лидеры Перуда автобуслар гына түгел, ә башка техника җитештерүне дә тәкъдим итте.

Соңрак Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты.

Яклар Россия Федерациясе һәм Перу Республикасының күп яклы мөнәсәбәтләренең үсеше кысаларында Татарстан-Перу хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Очрашу барышында сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек, туризм үсеше мәсьәләләре турында сүз барды.

Ольянта Умала Тассо искәрткәнчә, аның 2014 елның нояберендә Россия Федерациясенә рәсми визиты барышында регион җитәкчелеге белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында әңгәмә башланган иде.

- Перуга сәфәребезнең максаты - сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү. Бүген Россия регионы буларак Татарстан Республикасы һәм Перуның хезмәттәшлеккә бөтен мөмкинлекләре бар һәм моның белән тулы күләмдә файдаланырга кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading