16+

«Татарстан һәм Франция бер-берсенә карата кызыксыну белдерә»

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Франциянең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сильви Берманн белән очрашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Франциянең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сильви Берманн белән очрашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Казанга сәфәр кылу өчен иң актуаль сәбәп – Футбол буенча дөнья чемпионаты. Франциянең Австралия белән беренче уены Татарстан башкаласында узачак.

Сильви Берманн Казанда яшәүчеләрнең Франция җыелма командасы өчен җан атачакларына ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, матчка Франция спорт министры да килергә мөмкин.
Татарстан һәм Франция арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсеш кичерә. 1994 елдан Парижда – Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Казанда исә Франциянең мактаулы консулы эшли. Франция бизнесы вәкилләре дә берничә тапкыр Казанда булып китте. Татарстанның Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәгълүматлары буенча, 2015 елда товар әйләнешенең күләме 176 миллион доллар тәшкил иткән. 2016 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр бу сан 82 миллион доллардан артып киткән.

Татарстан һәм Франция бер-берсенә карата кызыксыну белдерә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ул, Россия – Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанга күрсәткән игътибары өчен, Франция җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Татарстанга сәфәре кысаларында, Сильви Берманн Иннополиста да булды.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading