1 октябрьдә Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлана.
Казанда дәресләр биш мәчеттә узачак: «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм» һәм «Әниләр». Дәресләр атнага ике тапкыр оештырыла. Узган елдан аермалы буларак, курсларның озынлыгы арта: хәзер алар өч ай түгел, ә алты ай дәвам итәчәк. Былтыр «Без – татарлар» курсларына 500гә якын кеше язылган иде. Бу юлы курсларга меңгә якын кеше йөрер дип көтелә. Курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар