16+

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме Казанга кайтты

Бүген, 18нче июльдән 19нчы июльгә каршы төндә “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән хаҗ кылган Татарстан мөселманнарының беренче төркеме Казанга кайтты. Бу дин кардәшләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Бүген, 18нче июльдән 19нчы июльгә каршы төндә “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән хаҗ кылган Татарстан мөселманнарының беренче төркеме Казанга кайтты. Бу дин кардәшләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Хаҗиләрне Габдуллы Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якыннары, дуслары, гаилә әһелләре, Диния Нәзарәте җитәкчелеге каршы алды.

Шулай итеп, бүген төнлә Казанга 65 хаҗи аяк басты. Алар башкалабызга ТК-427 рейслы “Төрек авиалинияләре” (Turkish Airlines) авиакомпаниясе очкычы белән кайтты.

Быел “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе белән хаҗ кылу бәхетенә ирешкән 810 хаҗиның соңгы төркемнәре “Стандарт” программасы белән 22нче июльдә, “Эконом” программасы белән сәфәр кылучылар 23нче июльдә кайтып җитәчәкләр. Быелгы хаҗ барлыгы 14 төркем җитәкчесе катнашында оештырылды. Аларны Казаннан 20 табиб озата килде. Иң яшь хаҗига 21 яшь булса, иң өлкәненә 64 иде (Согуд Гарәбстанының таләбе буенча, 65 яшьтән өлкәнрәкләр сәфәргә чыга алмады). Быел хаҗ кылу бәхетенә 272 хатын-кыз, 558 ир-ат иреште.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ кылуның олуг гыйбадәт икәнен билгеләп, шушы изге сәфәрнең әһәмиятен дә аңлатып китте: “Хаҗ кылган кеше яңадан туган кебек була: ул үзенең гөнаһ капчыкларын бушата, күңелен чистартып кайта. Хәзер инде хәрәмнән сакланып яшәргә кирәк. Раббыбыз хаҗларны һәм корбаннарны кабул итсен. Аллаһы Тәгалә безгә Аның Җәннәтләрендә бүгенгедәй шат булып очрашырга насыйп әйләсә иде”.

Татарстанлылар изге җирләрдә илебез һәм республикабыз иминлеге өчен, һәр эштә бәрәкәт сорап догалар кылды. Хаҗилар туган җиргә әйләнеп кайтып, хис-кичерешләре белән уртаклашканда, беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдердерделәр. Хаҗ сәфәрен кылу Россия мөселманнары өчен 2020 елда пандемия башланганнан бирле беренче мөмкинлек булды.

Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Беренче төркем белән изге сәфәрдән Мөфти дә кайтты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading