16+

Татарстан мөфтие сайланды

Казанда VII Татарстан мөселманнары корылтае башланып китте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Казанда VII Татарстан мөселманнары корылтае башланып китте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


Корылтайның көн тәртибендә Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасарын һәм баш казый вазифаларын башкаручылар сайланачак.Сайлау нәтиҗәсендә, Татарстан мөфтие итеп, кабат Камил Сәмигуллин сайланды. Мөфти корылтайда диния нәзарәтенең алдагы елларга бурычын билгеләде.

Сүз уңаеннан: Россиядә 1989 елда 174 мәхәллә булган. 1995 елда Татарстан буенча гына аларның саны 700гә тулган. Бүгенге көндә республикабызда 1500 мәхәллә исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading