16+

Татарстан мөфтие яңа урынбасарлар билгеләде

Камил хәзрәт кадрлар үзгәрешен дәвам итәчәк.

Камил хәзрәт кадрлар үзгәрешен дәвам итәчәк.

Татарстан мөфтие итеп сайланган Камил хәзрәт Сәмигуллин диния нәзарәте җитәкчелегендә үзгәрешләр кертте. Вазифалар мөфтиятнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан һәм 2017-2021 елларда эшчәнлек хисабы буенча җитәкчелек корпусының эш сыйфатын исәпкә алып билгеләнде.

Беренче кадрлар үзгәреше мөфтинең ике киңәшчесенә кагылды. Бу көннәрдә диния нәзарәте коллективына алар мөфти урынбасарлары сыйфатында тәкъдим ителде.
Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары итеп моңа кадәр 2019 елдан бирле шул ук мәсьәләләр буенча җаваплылыкны тоткан Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров билгеләнде.

Тагын бер мөһим вазифа Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллинга билгеләнде. Ул ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары вазыйфасына кереште. Шундый ук җаваплылыкны ул мөфти киңәшчесе статусында 2016 елдан башлап алып барган иде. Ришат Әхтәм улы “Хозур” нәшрият йортын 2013 елдан бирле җитәкли.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең VII Корылтаенда мөфтинең беренче урынбасары итеп Казанның «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды, ул үзен 2017 елдан башлап мөфтинең рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары вазифасында уңай яктан күрсәтте.
Камил хәзрәт кадрлар үзгәрешен дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading