16+

Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпне төзүгә җир бүлеп бирелде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мәктәп проектын тормышка ашыру өчен Казанның Совет районында җир участогы бүлеп бирелде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мәктәп проектын тормышка ашыру өчен Казанның Совет районында җир участогы бүлеп бирелде.

Бу хакта мөфтият һәм Казанның Башкарма комитеты арасында килешенде. Әлеге җир участогы «Молодежный» торак комплексы районындагы Ноксага төшү (Ноксинский спукс) урнашкан. Аның мәйданы 2,2 га тәшкил итә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен проектлауның барлык нормативларын үтәгән хәлдә белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булган заманча бинаны сыйдыра ала. Шунысы мөһим: планировка проекты (Казанның генераль планы) буенча әлеге җир участогы мәктәп төзелеше өчен билгеләнгән булган.

Алдан планлаштырылганча, мәктәпнең (барлык ярдәмчел корпусларның һәм биналарның) гомуми мәйданы 12 000 - 15 000 кв.м.ны тәшкил итәчәк һәм 500 укучыга исәпләнәчәк. Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпнең концептуаль проекты милли-дини компоненты нигезендә татар телендә укытуны күздә тота.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading