16+

Татарстан мәгариф һәм фән министры рус теленнән БДИ тапшырды

Чыгарылыш укучылары беренче бердәм дәүләт имтиханын тапшыралар.

Чыгарылыш укучылары беренче бердәм дәүләт имтиханын тапшыралар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә тапшырабыз! Әти-әниләр БДИ тапшыра» Бөтенроссия акциясе кысаларында укучыларның әти-әниләре белән бергә рус теленнән БДИ тапшырды, - дип хәбәр итә «Татар-информ».

«БДИ көне» Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә дә узды. Акциядә катнашучылар, укучылар кебек үк, имтихан алдыннан телефоннарын, шәхси әйберләрен тапшырдылар һәм контроль аша уздылар. Дөрес, тулы вариант урынына аларга рус теленнән кыскартылган имтихан язарга тәкъдим иттеләр. Ул җиде биремнән һәм мини-иншадан гыйбарәт.

«Мондый акция ярдәмендә ата-аналар БДИ кагыйдәләре, процедурасы һәм биремнәре белән таныша, аларны үз балаларына аңлата ала. Шулай ук имтиханны яхшы әзерлек белән тапшыру җиңел булуына инана алачаклар», – диде Илсур Һадиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading