16+

Татарстан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы 17 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстан мәктәпләрендә һәм университетларында коронавирус йоктыруның 17 очрагы теркәлгән.

Татарстан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында белем алучы 17 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстан мәктәпләрендә һәм университетларында коронавирус йоктыруның 17 очрагы теркәлгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина брифингта хәбәр итте.

"Бүгенге көндә COVID-19 булган 17 студент, мәктәп укучысы һәм педагог безнең контроль астында. Аларның дүртесе студент, өчесе мәктәп укучысы һәм унысы педагог", - дип белдерде Патяшина. Ул билгеләп үткәнчә, 15 кешедә коронавирус ОРВИ рәвешендә барлыкка килгән, ике очракта "коронавирус пневмониясе" диагнозы куелган.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре сентябрь аенда мәктәпләрдә, техникумнарда, көллиятләрдә, югары уку йортларында Covid-19ның төркемле учаклары барлыкка килүгә бәйле җитди проблемалар тапмаган.

Сүз уңаеннан, соңгы тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 28 яңа очрагы теркәлгән. Безнең төбәктә әлеге чир йоктырган кешеләр саны 7284кә җиткән, дип хәбәр итә ТРда COVID-19 белән көрәш буенча оператив штабы.
26 кеше бу чирне элемтә аша йоктырган, ике очрак читтән кайткан.

Биш кеше хастаханәгә озатылган, 23есе өйдә генә дәвалана. Иң күп авыручылар Казанда - 16 очрак, Буа районында һәм Яр Чаллыда өч чирләп китү очрагын ачыклаганнар. Ике очрак - Югары Ослан районында, берешәр - Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск һәм Теләче районнарында. Бөтен чор буенча 6 122 кеше савыккан, шул исәптән 9ысы узган тәүлектә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading