16+

Татарстан мәктәпләренең кышкы каникулларын озайталар?

Соңгы арада ата-аналар арасында әнә шундый имеш-мимешләр йөри башлады.

Соңгы арада ата-аналар арасында әнә шундый имеш-мимешләр йөри башлады.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, республикада укучыларның кышкы каникулларын озайту турында планнар бөтенләй юк. Алай гына да түгел, укучыларны дистанцион укытуга күчерү мәсьәләсе дә каралмый. Дөрес, Авдонина мәктәпләрдә грипп һәм ОРВИ буенча борчылу моментлары барлыгын кире какмый. Хәзерге вакытта укучыларның 60 % гына гриппка каршы прививка ясаткан. Шул рәвешле, күп кенә шәһәр һәм районнарда балаларны карантинга җибәрү очраклары да теркәлә. Авдонина белдергәнчә, Татарстанда бер генә бала да коронавирустан үлмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading