Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудырылган иң уңайлы төбәкләр арасында безнең республика лидерлар рәтенә чыккан. Рейтингны калалар инфраструктурасын тикшереп төзегәннәр.
«Россия доброволецлары берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы үткәргән ике еллык тикшерү нәтиҗәләре буенча, Россия шәһәрләре арасында инвалидлар өчен яшәргә иң уңайлы кала булып Мәскәү санала. Аннан аз гына Краснодар крае калыша. Беренче өчлектә Татарстан да бар. Иң уңайсызлар рәтендә - Чукотка белән Тыва.
2014-2016 елларда федераль мониторинг ярдәмендә Россия шәһәрләре инфраструктурасы, уку йортларындагы шартларны тикшерделәр. Социаль биналарда физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тудырылган уңайлыкларга аеруча басым ясалды. Тикшерү барышында халык күп йөри торган урыннарда пандусларның булу-булмавы, күзләре күрмәүчеләр өчен махсус билгеләр, ишетмәүчеләргә тавыш бирүче светофорлар барлыгы каралды. Парковкаларда машина кую урыннары аерым каралды. Нәтиҗәдә, барлыгы 4 меңләп объект тикшерелде.
Татарстанда физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә тиешле шартлар тудыру өчен күп эшләнә. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы эшли. Инвалидлар өчен социаль объектлар уңайлылыгын тәэмин итүгә бюджеттан субсидияләр бүленеп бирелә. Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү йортларында, өстәмә белем бирү оешмаларында инвалид балаларга сыйфатлы белем бирү, физик культура һәм спорт учреждениеләрен яраклаштыру, социаль объектларны аерым төркем кешеләр өчен уңайлы итү чаралары күрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар