16+

Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәровның күп балалы гаиләсе Аксубайның сайлау участогында тавыш бирде

Россия Федерациясе Президентына тавыш бирү өчен Зөфәровлар сайлау участогына бөтен гаилә белән килделәр

Россия Федерациясе Президентына тавыш бирү өчен Зөфәровлар сайлау участогына бөтен гаилә белән килделәр

Бу гаиләдә ун кешенең җидесе тавыш бирә, өлкән уллары Хөсәен һәм Хәсән сайлауларга тормыш иптәшләре белән килделәр. Бу хакта "Аксубай" район газетасы хәбәр итә. 

Равил һәм Гөлия Зөфәровлар гаиләсен һәрвакыт актив гражданлык позициясе аерып тора. Һәм илебез өчен мөһим булган – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнендә тавыш бирү участогына алар иртән, беренчеләрдән булып килделәр.

– Бүгенге көн – безнең гаилә, башка гаиләләр, Россия гражданнары өчен мөһим. Без үзебезнең Президентыбызны, Ил башлыгын, Ватаныбыз башлыгын сайлыйбыз, – дип ассызыклады Равил хәзрәт. – Без илебезнең алга баруын беләбез, бу безнең традицион кыйммәтләребез – болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте. Бу – безнең бурыч, безнең хокук, бу көн хәерле һәм мөбарәк булсын иде!

Ул диндәшләрен һәм районның барлык халкын сайлау участокларына килергә һәм Россия Федерациясе Президенты кандидатына тавыш бирергә чакырды.
Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәровның күп балалы гаиләсе Аксубайның сайлау участогында тавыш бирде
Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәровның күп балалы гаиләсе Аксубайның сайлау участогында тавыш бирде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading