16+

Татарстан нефтьчеләре - лидер

Ел саен сентябрь аенда "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ-химия комплексына бәйле актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшүләр уздыру бер традициягә әйләнеп бара. Быел да төрле чит илләрдән алга киткән оешма вәкилләре Казанга җыелды. Кичә "Нефть, газ, химия" форумы башланды.

Ел саен сентябрь аенда "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ-химия комплексына бәйле актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшүләр уздыру бер традициягә әйләнеп бара. Быел да төрле чит илләрдән алга киткән оешма вәкилләре Казанга җыелды. Кичә "Нефть, газ, химия" форумы башланды.

Быелгы чара Татарстан, Россия нефть җитештерү тармагын үстерүгә зур өлеш керткән кеше - Валентин Шашинның тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Бүген Татарстан Россиядә нефть тармагын продукция белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе. Республиканың уңышлы тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә бәяләнә. Ә Казахстанның Атырау өлкәсе акимының беренче урынбасары Гусар Дюсембаев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны 30 сентябрьдә Атырауда узачак икътисади форумга чакырды.

- Россия Казахстан өчен төп икътисади партнерларның берсе. Атырау өлкәсе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү бар. Ике арада элемтәне ныгыту файдалы булачак. Нефть, газ, химия тармагы теләсә кайсы дәүләтнең икътисадын үстерүдә нык ярдәм итә. Мондый форумнар тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеге бирә, - диде Гусар Дюсембаев.

Форумда чыгыш ясаган Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль да Татарстанның нефть җитештерү өлкәсендәге уңышларын искәртеп узды.

- Татарстан нефтьчеләре яңа эшләнмәләр кертү буенча лидер булып торалар,- диде ул.
Форум елдан ел киңрәк масштаб ала бара. Быел катнашучылар саны "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенә сыймаган хәтта. Вакытлыча павильоннар куярга туры килгән. «Мессина Дюссельдорф» компаниясенең директор урынбасары Томас Франкен Татарстан яңа технологияләр инвестицияләү генә түгел, кадрлар әзерләүгә дә зур игътибар бирә, дип искәртте.

- WorldSkills хәрәкәтенең үсеше - икътисад киләчәгенә кертем кебек,- дип белдерде ул. Форум кысаларында берничә махсуслашкан күргәзмә оештырылган, "Татнефть", "Тагрес" кебек эре компаниеләрнең күргәзмә-стендлары да урнаштырылган иде. Форумны ачу тантанасыннан соң, катнашучылар пленар утырышта фикер алышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading