16+

Татарстан ни өчен чемпионатларга чытырдатып ябыша?

Кайбер иптәшләр Татарстан җитәкчеләренә шул сорауны бирә икән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Политстартап” проектында катнашкан яшьләр белән очрашуда моның серен аңлатты.

- Дөнья чемпионатларына әзерлек кысаларында юллар, корылмалар, аэропортка яңа терминал төзелде. Аларның һәммәсе монда кала бит. Бу җәйдә Казанда эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты узачак, 70 илдән килергә заявка бирделәр инде. Шушы чаралар аша Татарстан, Казан дөньяга таныла, бу инвестицияләргә юл ачыла дигән сүз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүзен спорттан башлады ул. Татарстанда мәктәп волейбол лигасы оештырылган.
- ”Зенит-Казан”, “Динамо-Казан” кебек чемпионнарыбыз белән горурланабыз. Узган елдан мәктәпләр командалары арасында волейбол ярышлары башланды, хәзер- финал. Балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү, сәламәтлекне ныгыту ләбаса бу,-диде республика парламенты спикеры.

Россия Федерациясендә бүген 63 партия исәпләнә, шулардан Татарстанда 53 партия эшчәнлек алып бара.

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан оештырылган “Политстартап” проектында катнашучы яшьләрне партиянең активистлары булырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading