16+

Татарстан орлыклар белән 106 % тәэмин ителгән

Татарстан орлыклар белән 106 процент тәэмин ителгән.

Татарстан орлыклар белән 106 процент тәэмин ителгән.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

«Орлык белән тәэмин ителешкә килгәндә, биредә бернинди проблема да юк. Республика яхшы сыйфатлы орлыклар белән 106 процент тәэмин ителгән. Хәзер республикага көньяк төбәкләрдән шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыгы китерәләр», - дип әйтте Габдрахманов.

Министр урынбасары республикада уҗым культураларының (алар 500 мең гектарга якын мәйданны били) потенциалы начар булмавын билгеләп үтте. «Кышын җепшек көннәр күп булмады, кар күп иде, шунлыктан чәчүлекләр узган елга караганда яхшырак кышлады», - диде ул.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда чәчүлек мәйданнары кимемәячәк, аларның структурасы гына үзгәрәчәк. Аерым алганда, быел шикәр чөгендере игелә торган мәйданнарны киметү күздә тотыла. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading