16+

Татарстан предприятиеләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды

Татарстанның эре оешма хезмәткәрләренә эш урынында коронавируска каршы вакцина ясый башладылар.

Татарстанның эре оешма хезмәткәрләренә эш урынында коронавируска каршы вакцина ясый башладылар.

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең еллык коллегиясе утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Вакцинация программасы буенча барлыгы 68 вакцинация ноктасы билгеләнде. Аларның саны тагын да артачак, чөнки медицина учреждениеләреннән тыш, сәнәгать предприятиеләре мәйданчыкларын да җәлеп итәчәкбез. Әйтик, бу эш “Казаноргсинтез”да башкарылачак. “КАМАЗ”да инде бу эш башланды һәм әле дә дәвам итә”, - диде республика башлыгы.

Ул вакцина ясатучылар мисалында аның куркынычсыз булуына инанган. Бүгенге көндә республика 13,4 доза алган, аларның 6 меңе исраф ителгән. Бу айда Татарстанга 190 мең “Спутник V” дозасы кайтарылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading