16+

Татарстан Президенты төзүчеләр белән очрашты

Очрашуда торакны гамәлгә кертүнең илкүләм проектларында билгеләнгән күләмнәрен аттыру бурычларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда торакны гамәлгә кертүнең илкүләм проектларында билгеләнгән күләмнәрен аттыру бурычларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре төзелеш алып баручылары вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Очрашуларда Татарстан Республикасы РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. 

Очрашуда торакны гамәлгә кертүнең илкүләм проектларында билгеләнгән күләмнәрен аттыру бурычларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Искәртәбез, Татарстан 2024 елга торак тапшыруның еллык планын 3,6 млн квадрат метрга кадәр арттырырга тиеш. 

Төзүчеләр Татарстан Президентына якындагы 5 елга үз планнары турында сөйләделәр, шулай ук проектлы финанслауга күчү белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу буенча үз инициативалары белән дә уртаклаштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш алып баручыларның тәкъдимнәре Россия Федерациясе Дәүләт Советының Татарстан Президенты җитәкләүче торак үстерү эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәдә каралачак. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading