16+

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе белән очрашты

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе белән очрашты

Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин белән очрашты.

«Россия Федерациясе белән Сезнең оешма арасында элемтә һәм үзара хезмәттәшлек бик мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашу башланганда: «Татарстан Россия белән мәшһүр халыкара оешма элемтәләре үсешенә керткән өлеше белән горурлана. Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Үзәк аппараты, аның аерым структуралары белән даими диалог урнаштырылуга шатбыз. Кызганыч, бүген дөньяда тынычлык һәм татулык булмаган төбәкләр шактый. Мөселманнар буларак, бу хәл безне бик борчый. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгышта тынычлыкка ирешүгә аерым игътибар бирә».

Аның сүзләрен Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Олег Озеров та хуплады.

Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин билгеләп үткәнчә, аңа Татарстандагы дөньяның барлык дин вәкилләре дә тату яшәгәнлеге мәгълүм.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 2014 елдан Россиядә «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше торгызылган һәм Россия Президенты кушуы буенча ул «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Хәзерге шартларда әлеге Төркем эшчәнлеге Россиянең мәдәни-инсани нигездә мөселман дәүләтләре белән киләчәктә дә якынаюына; дәүләтләр һәм халыклар арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга; экстремизм һәм терроризм идеяләрен таратуга каршы торуга юнәлдерелә.

Россиядә Төркем ике утырыш уздырды. 2015 елда беренче утырышта Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге Генераль сәркатибе Ийяд Мәдәни дә катнашты. Киләсе очрашу Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә май аенда узачак. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе Йосыф бин Әхмәд Әль-Осейминны бу утырышка чакырды.



Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты 2018 елда Төркемнең чираттагы утырышларының берсен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәйданчыгында уздыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Оешма ярдәме белән Татарстан башкаласында ел саен KazanSummit халыкара форумы уздырыла. Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаренә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм аны 18-20 майда узачак чираттагы саммитка чакырды.



Ә ул арада: Президентның Согуд Гарәбстанына сәфәре турындагы хәбәрләр җирле матбугатның беренче битләреннән төшми: «Король Татарстан Президенты белән очрашты», «Ике Изге җирне Саклаучы Татарстан Президенты белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендә фикерләшә», «Эр-Рияда Әмире, Принц Фейсал бән Бандар Рөстәм Миңнеханов хөрмәтенә төшке аш әзерләде» кебек баш исемле язмаларны күрергә була. Беренче битләрдә очрашулардан фотолар да бирелгән.

"Татар-информ"

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading