16+

Татарстан Республикасына салкыннар килә

Атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстан территориясендә салкын көннәр көтелә.

Атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстан территориясендә салкын көннәр көтелә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -19..-20 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җомга көнне, республикада -15 градуска кадәр салкын, кар һәм бозлавык көтелә. Әмма киләсе көннәрдә, Татарстан югары басым йогынтысында булганда, явым-төшем тукталачак диярлек. 4 февральдә генә кар явачак.

Һава температурасы түбәнәя башлаячак. 4-5 февральдә төнлә -7 дән -14 градуска кадәр, урыны белән -19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндезге сәгатьләрдә -3 тән -9 градуска кадәр суытачак.

6 һәм 7 февральдә урыны белән кар явачак, төнлә температура -10..-15 градус, урыны белән -20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -5 тән -12 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading