16+

Татарстан Республикасында милли проект буенча 220 км төбәк һәм җирле автомобиль юллары ремонтланачак

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча эшләр башкаруга барлык 84 объектка дәүләт контрактлары төзелгән.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча эшләр башкаруга барлык 84 объектка дәүләт контрактлары төзелгән.

Татарстанда 2020 елда илкүләм проект буенча төбәк һәм җирле әһәмияттәге 220 км автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, милли проект буенча эшләр 84 объектта башкарылачак.

 "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектын гамәлгә ашыруда республикабыз да актив катнаша. Проект 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланып китте һәм 2019 елда милли статус алды", - дип билгеләп үтте Ленар Сафин. Моннан тыш, министр ассызыклаганча, төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары барлык 84 объектка да төзелгән.

"2020 елда шулай ук тормыш циклының 19 контрактын төзеделәр. Алар 3 елдан артык төзелә һәм әлеге автомобиль юлларын ремонтлауны гына түгел, аларның участокларын карап тотуны да күздә тота. Бу 2020 елга төбәкара автомобиль юллары челтәре буенча контрактларның 38%ын тәшкил итә», - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Ленар Сафин Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында игълан ителүен искәртте. «Быел аны үтәүгә керешәбез. Башта программа өч ел дәвамында гамәлгә ашырылырга планлаштырылган иде, ләкин барлыкка килгән вәзгыятькә бәйле рәвештә төзәтмә кертелде, аны биш ел дәвамында тормышка ашырачакбыз. Хәзер муниципалитетларның башкарма комитетлары бу елга объектлар исемлеген формалаштыра. Язгы чикләү тәмамлангач, төбәк юлларында ул 1 майда төгәлләнә, бу программаны гамәлгә ашыруга актив керешәбез, дип уйлыйм”, - дип йомгаклады Сафин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading