16+

Татарстан радиожурналистының юл һәлакәтендә гомере өзелгән

Кичә Казан-Малмыж трассасының 31 чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза "Татар-информ".

Кичә Казан-Малмыж трассасының 31 чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза "Татар-информ".

13нче модельле «Лада» автомобиле, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкәт итмичә каршы як полосага чыгып, SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән. "Лада" йөртүчесе, алган җәрәхәтләрдән шул урында ук һәлак булган, гәүдәсен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерелгән машинадан алганнар.

«Лада» автомобилендә 1975 елда туган Эльвира Мотавалова булуы ачыкланган. Ул «Биектау FM» радиосының беренче дикторларының берсе буларак билгеле. Радиожурналист 5 февральдә туган көнен билгеләп үтәргә җыенган .

Эльвираның вакытсыз арадан китү кайгысын уртаклашабыз, туганнарына, якыннарына, дусларына сабырлык телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading