16+

Татарстан спортчылары җиңә, ә белүче юк

Россиянең Красноярск шәһәрендә 2-12 мартта XXIXнчы Бөтендөнья кышкы Универсиада булды. Анда 58 илнең спортчылары ярышты.

Татарстан спортчылары җиңә, ә белүче юк

Россиянең Красноярск шәһәрендә 2-12 мартта XXIXнчы Бөтендөнья кышкы Универсиада булды. Анда 58 илнең спортчылары ярышты.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов  сөйләгәнчә, республикадан кышкы Универсиадада 25 спортчы чыгыш ясаган.

- Безнекеләр 4-алтын, 3-көмеш һәм бер бронза медаль яулады. Бу-спортчыларыбызның, тренерларның, республика спорт федерацияләренең һәм уку йортларының уртак уңышы,-диде Владимир Леонов.

Милена Быкова сноубордта, ә Христина Мацокина чаңгы узышында алтын һәм көмеш медальләр яулаган. Александр Сорокин белән Владислав Веселов хоккей командалары составында чемпион булганнар. Владислав Хадарин сноубордта көмеш медаль иясе. Яна Кирпиченко шәхси беренчелектә чаңгы узышында броза ала, ә команда эстафетасында-чемпион. Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова һәм Ландыш Фәләхова да уңышлы чыгыш ясаган.

Татарстан спорт мәктәпләреннән күтәрелгән якташларыбыз өчен сөенәбез, әлбәттә. Тик спортчыларыбыз, хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән, Татарстан флагын кулларында болгыйлармы яки интервьюлар биргәндә үзләренең Татарстаннан булганлыкларын әйтәләрме икән соң?

Бу соравыма республиканың спорт министры Владимир Леонов: ”Безнең спортчылар Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый. Шунлыктан, Россия флагы күтәрелә, регламент буенча республика флагын куллану рөхсәт ителми”, - дип җавап кайтарды.

Универсиадада шулай да Татарстан исеме яңгыраган. Моның өчен, бронза медаль яулаган “Татарстан” синхрон фигуралы шуу командасы кызларына рәхмәт!

- Универсиада тора-бара университетлар һәм халыкара уку йортлары арасындагы спорт ярышына әверелер, мөгаен. Универсиаданың асылын профессиональ спортчыларның түгел, ә гадәти студентларның ярышы тәшкил итә бит, - диде министр Владимир Леонов. - Татарстанда хатын-кызларның хоккей клубын оештыру турында уйланыла. Безнең кызларның башка төбәкләрдә хоккей командаларында уйнап йөрүләре күңелне тырный. Клуб оештыру мәсьәләсендә сөйләшүләр бара.

Идел буе спорт академиясе ректоры Юсуп Якубов үзенең чыгышында спортчы-студентлар нинди генә югары медальләр яуласалар да, уку программасын үтәргә тиешлекләрен искәртте.

- Заманында “Рубин” футбол клубында уйнаган Соломон Кверквелия дә, имтиханнарын тапшырмаганы өчен, академиядән чыгарылган иде,
- дип, мисал китерде Юсуп Якубов.

Алмаз Әскаров ялкынланып сөйләгәнчә, Татарстаннан Красноярск шәһәрендәге кышкы Универсиадада 50 волонтер катнашкан. Тәҗрибәле булганлыкларын исәпкә алып, Татарстан волонтерларын иң җаваплы участокларга билгеләгәннәр.

- Яшьләр, актив кешеләр волонтерлар хәрәкәтенә кушылсыннар. Волонтерлык - гаҗәеп дөнья, - диде Алмаз Әскаров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading