16+

Татарстан студентлары һәм укучылары башкалада ярминкә уздыра

12 окртябрь көнне “Казан” Агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәктәпләрендә җитештерелгән продукцияләр ярминкәсе оештырыла.

12 окртябрь көнне “Казан” Агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәктәпләрендә җитештерелгән продукцияләр ярминкәсе оештырыла.

Узган еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район вәкилләре көллиятләр һәм техникумнар, мәктәпләр белән бергә экспозицияләр тәкъдим итәчәк.
 
Ярминкәдә арзан бәядән камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агачтан эшләнгән әйберләр, металл эшләнмәләр, консервалар, җиләк-җимеш һәм яшелчә, бал, сөт ризыклары йомырка һ.б. сатып алырга мөмкин булачак.

Казан радиомеханика көллияте студентлары пенсионерларга ярдәм йөзеннән, аларның ватылган көнкүреш техникасын бушлай төзәтеп бирәчәк. Шулай ук студентлар олы яшьтәге казанлыларга телевизор приставкаларын көйләүдә ярдәм күрсәтәчәк. Билгеле булганча, 14 октябрьдән Татарстанда аналог телевидениесе күрсәтүдән туктаячак.
Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр өчен җырлы-биюле программа да әзерләнә.

Катнашучыларны исә “Ярминкә урынын иң матур бизәүче”, “Ярминкәнең мәдәни программасында иң актив катнашучы”, “Иң яхшы ассртиментлы күргәзмә”, “Сәүдәгә иҗади якын килү”, “Ярминкә урынын сыйфатлы оештыру” номинацияләрендә бүләкләячәкләр.
Сәүдә нокталары иртәнге 7 дә эшли башлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading