16+

Табиблар бер балага сирәк була торган операция ясаганнар

Республика балалар клиник хастаханәсендә Мари Элдан килгән бер балага сирәк була торган һәм бик катлаулы операция ясаганнар.

Республика балалар клиник хастаханәсендә Мари Элдан килгән бер балага сирәк була торган һәм бик катлаулы операция ясаганнар.

Баланың авыруы колак белән бәйле булган. Шуның аркасында аның чигәсенә, бит нервларына да зыян килгән. Мондый вакытта баш әйләнү, хәрәкәт үзгәрү, күңел болгану, ишетмәү билгеләре күзәтелә икән. Табиб Ирина Андреева эшләү дәверендә мондый операцияне әле икенче генә тапкыр ясый. Баланың саңгырау калу куркынычы зур булган. Операция 3,5 сәгать дәвам иткән. Хәзер баланың хәле тотрыклы. Баш авыртуы беткән. Баланың ишетү сәләтенә зыян килмәс дип ышана табиблар.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading