16+

Татарстан табиблары газ шартлаганда зыян күргән кешенең гомере өчен көрәшә

Төрле дәрәҗәдә пешүләр алган ирне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерәләр.

Төрле дәрәҗәдә пешүләр алган ирне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерәләр.

Шәхси йортта көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән Минзәләдә яшәүче 59 яшьлек ир Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән. Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ирнең тиресенең 40 проценты янган.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табиб урынбасары Роман Джумабаев хәбәр иткәнчә, пациентның хәле авыр дип бәяләнә, бик каты пешкән.  Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдә, 7.30 сәгатьтә, коттеджда Яр буе урамында шартлау булды. Нәтиҗәдә, ике катлы коттеджның түбәсе шартлап, йортка шактый зыян салынган. Берничә минут эчендә йорт эче тулысынча янып беткән, бары кирпеч диварлар гына исән калган. Зыян күргән йорт хуҗасының хатыны зыян күрмәгән, ул хәзер туганнарында яши.  

Шартлау факты буенча "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйганың шартлары ачыклана, кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Минзәлә районы прокуратурасы йорт эчендәге газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерүне оештырды.
Врачи Набережных Челнов борются за жизнь пострадавшего при взрыве газа в Мензелинске

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading