16+

Татарстан инновацияләргә ярдәм итү үзәкләре саны буенча лидер санала

Мондый үзәкләрдә уйлап табучылар һәм фәнни хезмәткәрләрнең Роспатентның ябык мәгълүматлар базалары буенча бушлай эзләнүләр үткәрү мөмкинлеге бар.

Татарстан Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең саны буенча Россиядә лидер санала – республикада аларның исәбе 22гә җиткән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Технологияләр һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәкләренең төбәк челтәре 22 оешманы берләштерә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында лидерлык позициясен били: Мәскәү һәм Санкт-Петербургта – 9ар, Башкортстан Республикасында 6 шундый үзәк төзелгән», – дип искәрттеләр республика ведомствосында.

Мондый типтагы үзәкләрдә уйлап табучылар һәм фәнни хезмәткәрләрнең Роспатентның ябык мәгълүматлар базалары буенча бушлай эзләнүләр үткәрү, консультация һәм ярдәм алу мөмкинлеге бар.

Ксения Перепеченова, «Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading