16+

Татарстан Төркия өчен ачык

Татарстан Төркия һәм тугандаш төрек халкы белән багланышларны югары бәяли.

Татарстан Төркия өчен ачык

Татарстан Төркия һәм тугандаш төрек халкы белән багланышларны югары бәяли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне 7 декабрьдә Төркия Республикасы премьер-министры Бинали Йылдырым белән Казан Кремлендә очрашуы вакытында әйтте. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия төбәге буларак, Россия белән Төркия арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән элемтәләрнең киңәюенә зур игътибар бирүен билгәләп үтте. Ул шулай ук изге теләкләрен Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга да юллады.

Очрашу барышында Татарстан Президенты Татарстан белән Төркияне даими авиаэлемтәләр бәйләвен, Истанбулга "Казан" халыкара аэропортыннан һәм "Бегишево" аэропортыннан очышлар башкарылуын, бүген Татарстан җирлегендә, шул исәптән "Алабуга" махсус икътисади зонасында, Төркиянең ун җитештерү оешмасы уңышлы эшләвен телгә алды.
-Татарстан белән Төркия мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлектә. Төркия озак еллар дәвамында Татарстан мәдәнияте көннәре, Сабан туе үткәреп килә. Бу юнәлештә Төркия хөкүмәте төрле ярдәм күрсәтә,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Матбугат конференциясендә Бинали Йылдырым үзенең Россиягә визиты нәтиҗәләрен югары бәяләде.
-Эшлекле сәфәремнең беренче көнендә мин Мәскәүдә Россия премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашу мөмкинлегенә ия булдым. Без барлык элемтәләрне, шул исәптән сәүдә-икътисад, дәүләтара булганнарын, алар билгеле сәбәпләр аркасында бозылган иде, тиз арада нормага китерү турында сөйләштек,-диде ул.

Бинали Йылдырым бәяләмәсе буенча, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашулары да уңышлы үткән. Бинали Йылдырым Татарстанда кичергән тәэсирләре белән дә уртаклашты.
-Биредә без дуслар арасында булдык,-диде Төркия премьер-министры. -Мин үз күзләрем белән төрек эшмәкәрләренә нинди яхшы шартлар тудырылуын күрдем. Биредә башланган әңгәмә якын көннәрдә, Рөстәм әфәнде Миңнеханов безнең илгә килгәч дәвам итәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия премьер-министры җитәкчелегендәге делегация Кол Шәриф мәчетендә булды. Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Анда ясаган чыгышында Бинали Йылдырым илләр арасында авиарейслар санын арттырырга чакырды. Рөстәм Миңнеханов Төркиянең республиканың әйдәп баручы партнеры булуын һәм һәр проектка җитди карашта булуларын әйтте. Форумдагы чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан сезнең өчен ачык, хуш киләсез!"- диде.

Казанда 7 декабрьдә Чистай урамындагы "Истанбул" паркында күренекле татар, соңрак Төркия галиме һәм дәүләт эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия премьер-минстры Бинали Йылдырым җитәкчелегендәге делегация, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максуди туганнары һәм башка рәсми затлар катнашты.

-Мин ышанам, Садри Максуди һәйкәле татар һәм төрек халкының игелекле эшләренең символы булып торыр,-диде Бинали Йылдырым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading