16+

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Президент сайлауларында тавыш бирде

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия Президенты сайлауларында тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия Президенты сайлауларында тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия Президентын сайлауда тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева хәбәр итте.

«Бүген мин сайладым. Татарстанда яшәүче һәркем өчен сайлауга килеп, үз тавышын бирү мөһимдер дип уйлыйм. Ә аннары браслет белән чарага килеп, автомобиль оту мөмкинлеге дә бар!» – диде Фазлыева.

Премьер-министр урынбасары традицион рәвештә Казанның 3 нче гимназиясендә тавыш биреп, директор Александр Морозов белән аралашып алды.

Бюллетенен әрҗәгә төшергәч, Ләйлә Фазлыева «Бөтен гаилә белән сайлауга!» браслетын алып, шунда ук «Булды, браслет урынында!» дип беләзегенә киеп тә куйды.

Президент сайлавында катнашкан тавыш бирүчеләргә «Бөтен гаилә белән сайлауга!» браслеты бирелә. Алар буенча Казанда җәмәгать транспортында 15 марттан 17 мартка кадәр бушлай йөреп була, шулай ук «Ак Барс арена» каршындагы концертка эләгергә мөмкин. Анда хедлайнерлар – Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кармен» һәм Ваня Дмитриенко.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-vice-premery-laila-fazlyeva-prezident-sailaularynda-tavys-birde-5884577

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading