16+

Татарстан «WorldSkills Russia» чемпионатында икенче

Татарстан 15-19 май көннәрендә Краснодар шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар» V мили «WorldSkills Russia-2017» чемпионатының команда зачетында II урын алды. Республика 31 медаль яулады. Беренчелектә - Мәскәү, өченче урын Краснодар өлкәсенә эләкте.

Республика исеменнән ярышларда 16-22 яшьлек 81 конкурсант катнашты. Алар чемпионатның төбәк этабы җиңүчеләре. Татарстан командасы «Мәгълүмати кабель челтәрләр», «Эшмәкәрлек», «Йөк машиналарына хезмәт күрсәтү», «Медицина һәм социаль хезмәт», «Сәнәгать робототехникасы», «Флористика», «Ювелир эше», «Лаборатор медицина анализы», «Башлангыч сыйныф укытучысы», «Тавыш режиссеры», «Кирпеч салу», «Балта остасы», «Мәктәпкәчә тәрбия бирү», «Автогрейд белән идарә итү», «Физик культура һәм спорт», «Җитештерү өлкәсендә команда белән эшләү» кебек 16 төр номинация буенча җиңүче.

Шулай ук Татарстан командасы мәктәп балалары арасында узган «JuniorSkills» бәйгесендә дә икенче урын яулады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading