16+

Татарстан хирурглары авариягә юлыккан кызның битен саклап калган

Яр Чаллыда фурага астына эләккән кызның битеннән пыяла кыйпылчыкларын җыйган.

Яр Чаллыда фурага астына эләккән кызның битеннән пыяла кыйпылчыкларын җыйган.

Операция дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән.

Пациент белән барысы да яхшы - ул сихәтләнә. 
Чаллы шәһәренең 5 нче хастаханәсе табиблары фурага астына эләккән кызның йөзеннән пыяла кыйпылчыкларын җыйганнар.

Коточкыч авария Чаллыга юл тотканда була. Алия караңгыда фураны күрми кала, һәм аның машинасы сәгатенә 80 километр тизлек белән зур йөк машинасы астына килеп керә. 25 яшьлек кыз сөйләгәнчә, ул хәтта ничек булганын да аңламый калган, шунда ук аңын югалткан.

Авария урынына бер үк вакытта зыян күрүчеләрнең туганнары һәм ашыгыч ярдәм килгән.

— Апам сөйләгәнчә, минем йөземнең уң ягы, гомумән, булмаган. Миңа БСМПда беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, аннары ашыгыч ярдәм машинасында 5 нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр, - дип сөйли Алия.
Яңак-йөз хирургы Баин Владимирович Демкин бәлагә тарыган кызның йөзеннән пыяла кыйпылчыкларын җыйган.

— Мин гомерем буе шундый гарипләнгән йөзем белән калырга мөмкин идем. Табибларга зур рәхмәт!- ди Алия.

5 нче шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кызның йөзенә җитди зыян килгән булган. Катлаулы операция дүрт сәгатьтән артык дәвам иткзн. 
Табиблар тырышлыгы белән, кыз кабат йөз-биткә ия була: пластик операцияне табиблар, оста итеп, пациентның үз тукымалары белән ясый.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Врач-хирурглар молодцы. Аларга медаль бирергэ .

    Мөһим

    loading