16+

Татарстан юлларындагы авариядә тагын ике кеше һәлак булган

Татарстан юлларында тагын бер коточкыч фаҗига. Алексеевск - Биләр юлында машиналар бәрелешеп, ике кеше һәлак булган.

Татарстан юлларындагы авариядә тагын ике кеше һәлак булган

Татарстан юлларында тагын бер коточкыч фаҗига. Алексеевск - Биләр юлында машиналар бәрелешеп, ике кеше һәлак булган.

Кичке сәгать алтыларда 30 яшьлек ир-ат, "Лада-Калина" машинасында барганда, каршы як хәрәкәткә чыгып, "Хендай Крета" машинасы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә "Калина" йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була. Шул ук машинада барган 22 яшьлек пассажир исә БСМПга озатыла, ләкин соңрак шулай ук вафат була.

Юлларда сак булсагыз иде, дуслар.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading