16+

Татарстан юлында 36 яшьлек ирнең гомере өзелгән

Шулай ук тагын өч пассажир җитди җәрәхәтләр алган, аларны җирле хастаханәгә озатылган.

Шулай ук тагын өч пассажир җитди җәрәхәтләр алган, аларны җирле хастаханәгә озатылган.

Татарстанда трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Йөртүчеләрнең берсе каза урынында ук һәлак булган. Әлеге фаҗига 3 мартта 12,00 сәгатьтә Казан - Малмыж трассасында булган.
Зур тизлектәге 14 нче модель "Лада"машинасы каршы яктан килүче "Хендэ" автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Ике машина да җитди зыян килгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария нәтиҗәсендә "Лада" йөртүчесе һәлак булган. Моннан тыш, авария урыныннан  якындагы хастаханәгә тагын өч пассажирны алып киткәннәр: зыян күрүчеләрнең берсе «Лада» салоныннан, икесе - «Хендэ»дан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading