16+

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр арасында йөкле хатын да бар

2 октябрьдә Әлки районы Түбән Әлки авылы янында олы юлда зур автомобиль һәлакәте килеп чыга.

2 октябрьдә Әлки районы Түбән Әлки авылы янында олы юлда зур автомобиль һәлакәте килеп чыга.

Самара өлкәсеннән килүче машина йөртүче каршы як юл полосасына чыга һәм икенче бер җиңел автомобильгә бәрелә. Икенче автомобильдәге кешеләр Казан шәһәрендә яши, кунакка районга кайткан булганнар. 

Авариядә биш кеше тән җәрәхәтләре алган. Алар Базарлы Матак  хастаханәсеннән килгән ашыгыч ярдәм машиналары белән дәвалау учреждениеләренә  озатылган.

“Юл хәлакәтендә җәрәхәт алучы ике кешене шунда ук санавиация ярдәмендә республика клиник хастаханәсенә озаттык. Бер авыру Чистай хастаханәсе травмопунктына салынды. Авариядә булган  бер кешегә район хастаханәасендә операция ясалды. Ике кеше әлегә Бзарлы Матакта дәвалана. Җәрәхәт алучы бер пассажир – йөкле хатын-кыз”, – дигән районның баш табибы  Светлана Одушкина.Авариядә җәрәхәт алучы бер пассажир – йөкле хатын-кыз

Авариядә җәрәхәт алучы бер пассажир – йөкле хатын-кыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading