16+

Татарстан юлында тагын ике кеше һәлак булган

Бүген, кич, алтынчы унбиш минутта, Тукай районында ике кеше үлеме белән тәмамланган юл һәлакәте булды.

Бүген, кич, алтынчы унбиш минутта, Тукай районында ике кеше үлеме белән тәмамланган юл һәлакәте булды.

Яр Чаллы - "Яңа" бистәсе юлында "БМВ" машинасы йөртүчесе каршы хәрәкәт итү полосасына чыга һәм "ВАЗ-2114" машинасына килеп бәрелә. 
Һәлакәт аркасында, илебездә җитештерелгән автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры каза урынында ук җан бирә. 
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Бу авария соңгы ике көн эчендә республикада кеше үлеме белән тәмамланучы икенче очрак. Кичә Питрәч районында кирпеч төягән КамАЗ йөк машинасы шулай ук каршы якка чыгып, чит ил машинасына килеп бәрелгән иде. Ни кызганыч, ике машина йөртүче һәм Хюндайның пассажиры һәлакәт урынында ук үләләр.
Машина йөртүчеләребез, юлга чыкканчы, мең кат уйласагыз иде. Сез үзегез өчен генә түгел, тирә - юньдәгеләр өчен дә җаваплы. Кызганыч, ашыгулар ялгышуга илтә һәм гомерлеккә төзәлмәслек яра калдыра. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading